«Канатлы шигърият»: шагыйрә белән очрашу (6+)

7 апрель көнне 17 нче санлы китапханә Чаллы шагыйрәсе, «Белла» халыкара әдәби премия лауреаты, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лилия  Гыйбадуллина белән очрашу үткәрде.

Канатлы шигърият
20220407_130030
20220407_122706
20220407_121813
20220407_120641

Л. Гыйбадуллина «Мәйдан» журналы редакциясендә шигърият бүлеге редакторы вазифасын башкара, «Мин бәхетне күрәм!..» (2004), «Тынлык кайтавазы» (2010), «Кайту» (2018), «Сөрән» (2021) шигъри җыентыклар авторы.

Очрашуда шагыйрә балаларны үзенең шигырьләре белән таныштырды, иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Укучылар Лилия Фәис кызының әсәрләрен укыды, үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды. Кичә программасы «Йолдызлы юл» бию ансамбле чыгышы һәм җырлар белән үрелеп барды.
Очрашу бер тында, җылы аралашу рухында узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: